Бу турыда инде күптәннән хәбәр ителеп килә. Шөкер, 2014 елдан бирле Биләр телевышкасы аша район халкы цифрлы каналлар карый. Шундый 20 каналны түләүсез карый алабыз. Өч-дүрт аналог каналны карауны дәвам итүчеләргә исә телевизорларын “цифрлы телевидение өчен” дигән приставка аша тоташтыру зарур. Сатуда ул приставкаларның иң арзанлысы 1000-1200 сумнар тора. Тиздән почта бүлекләренә әлеге приставкаларның 900 сумга чак-лысы да кайтарылачак. Бу турыда узган атнада республика хөкүмәт йортында үткән видеобрифингта әйтелде. Приставкаларны үзеңә дә, волонтерлар ярдәмендә дә (алар һәр авыл җирлегендә бар) тоташтырырга мөмкин.