Әлки районында бүген Ватанны саклаучылар көненә багышланган митинг булды

2019 елның 22 феврале, җомга

Митингка җыелган барлык әлкилеләрне район башлыгы Александр Никошин бәйрәм белән тәбрикләде. Әлеге чарада ветеран якташларыбыз да катнашты. Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков  мәктәп укучыларын туган илгә тугры булып үсәргә һәм яшәргә өндәде.

Бер минутлык тынлык белән яу кырында ятып калган солдатларны искә алдылар. Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә кызыл кәнәфер чәчәкләре салынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International