РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабул итә

2019 елның 22 феврале, җомга

25 февральдән 2 мартка кадәр кабул итү графигы:

РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Түбән Кама округының дүрт районында кабул итәчәк.

Төбәк атнасына 25 февральдән 2 мартка кадәр депутат кабул итүләре Чирмешән, Яңа Чишмә, Әлки һәм Алексеевск районнарында узачак.

Чирмешән районы халкы сораулар белән 27 февральдә 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә ала. Алдан язылу 2-58-45 телефоны буенча алып барыла.

12.30 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр Айрат Хәйруллин «Бердәм Россия» нең җәмәгатьчелекне түбәндәге адрес буенча кабул итү бүлмәсендә кабул итәчәк: Яңа Чишмә авылы, Ленин урамы, 6 йорт («Олимп»УСЗ бинасы). Яңа Чишмә районында яшәүчеләр кабул итүгә телефон аша языла алалар: (884348)-2-30-21, 2-22-62.

Әлки районында кабул итү 28 февральдә 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Базарлы Матак авылы, Крайнов урамы, 54 адресы буенча узачак. Алдан язылу 21-6-99, 89393915997, 88434621699 телефоннары буенча алып барыла.

Алексеевск районы халкы кабул итүгә 28 февральдә 12.30 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр Алексеевск птг, Совет мәйданы, 4 адресы буенча чакырыла. Алдан язылу 2-40-94 телефоны буенча алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International