Россия Президентының белдерүен Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин шәрехләде (Дәүләт Думасына Түбән Кама округыннан сайланган).
"Илнең азык - төлек иминлеге - продуктларны сайлау, аларның югары сыйфаты һәм тотрыклы бәяләре генә түгел, ә иксез-чиксез илебез территорияләренең үзләштерелүе дә, - дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре мәнфәгатьләрен якламыйча, азык-төлек иминлеге турында әйтеп булмый. Бу бурычны без аграр комитет хезмәткәрләре белән беренче чиратта хәл итәргә тырышабыз”.
Спикер сүзләренчә, ил җитәкчелеге аграрийларның проблемаларына игътибар юнәлтсен өчен күп көч куелган.
"Минемчә, быел президент эчке проблемаларны хәл итүгә күбрәк игътибар бирде. Барыннан да бигрәк мине, мәсәлән, Владимир Владимирович хәерчелеккә каршы көрәш бурычын куйганы кызыксындыра. Кызганычка каршы, ярлылыкның зур өлеше бүген авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә тупланган. Әгәр хөкүмәт бу юнәлештә эшне көчәйтсә, без бердәм, көчле Россия төзи алачакбыз”, - дип ассызыклады Айрат Хәйруллин.
Соңгы унъеллыкта илдә урбанизация процессы көчәя: шәһәрләрдә торак төзелеше интенсив рәвештә алып барыла, авылларда яшьләрнең читкә китүен дәвам итә, алар элеккечә шәһәрдә эш эзлиләр.
“Бу дөрес түгел. Бөтен дөнья бу юлдан күптән баш тартты. Безгә дә аның буенча барырга ярамый, югыйсә зур буш территориягә әйләнәбез, - дип аңлата үз фикерен спикер, - Җир планетада халык саны үсә барган вакытта, әлбәттә, буш тормас, ил өчен, россиялеләр өчен бу зур куркыныч”.
Бүген ил җитәкчелеге авыл хуҗалыгын өстенлекле тармак дип атады инде, дип билгеләп үтте ул.
«Президент Владимир Владимирович Путин бик дөрес сүзләр әйтте. Аграр секторда Россия Федерациясе үсешенең гаять зур резервлары яшеренгән. Аграр тармак бик капитал салу һәм зур инвестицияләр таләп итә, әмма аның үсеше ил икътисадының чиктәш тармаклары өчен гаять зур тәгәрмәчне эшләтеп җибәрергә сәләтле, бу, һичшиксез, ил икътисадына яхшы тәэсир итәчәк», - дип ассызыклады Айрат Хәйруллин.
Авыл территорияләрен үстерүнең яңа программасын гамәлгә кертү белән бер үк вакытта параллель бурычларны хәл итү зарурлыгы туды. Мәсәлән, аны илнең пространстволы үсеше стратегиясе белән бәйләү бик мөһим, дип сөйләде Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары.
“Безнең илдә баланс сакланырга тиеш: икътисад үсешенең локомотивлары, әлбәттә, эре шәһәрләр калачак, әмма шул ук вакытта алар вак җирлекләрнең саклануына һәм үсешенә комачауларга тиеш түгел. Шуңа күрә төп фактор булып илдә халыкның тигез урнашуы булырга тиеш. Бу юнәлештә бару өчен безгә, беренче чиратта, авыл халкы өчен уңайлы шартлар тудырырга, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен үстерү һәм хезмәт хакының лаеклы дәрәҗәсен тәэмин итәргә кирәк.
Хәерчелеккә каршы көрәш хәерче халыкның төп өлеше тупланган авыл территорияләрендә яшәүчеләрнең керемнәрен арттыру кирәклеген аңлата. Бары тик шулай гына кешеләрне туган авылында саклап калырга, илнең тигез үсешенә ирешергә, безнең илдә, нигездә, авыл җирлегендә тупланган хәерчелекне җиңәргә мөмкин”, - дип йомгак ясады Айрат Хәйруллин.