21 февраль көнне Юхмачы мәдәният йортында 23 февраль "Ватанны саклаучылар көне"нә багышланган "Сезнең бәйрәм бүген, Ир-егетләр!"исемле бәйрәм концерты булып узды. Бу хәрбиләр бәйрәме генә түгел, ул барлык ир-атлар өчен дә бәйрәм, чөнки һәркем күңеле белән Ватан, гаилә, дуслар сакчысы.