П. П. Хузангай музеенда Туган тел көнен һәм язма әдәбият көнен үткәрү традициягә әйләнде. 21 февраль көнне музей, китапханә һәм клуб хезмәткәрләре Хузангай мәктәбе укучылары белән берлектә «Туган тел, изге тел... " дигән темага чара үткәрделәр. Барлык чыгыш ясаучылар да туган телнең әһәмияте турында сөйләштеләр, аның милләтнең мәдәниятен үстерүгә йогынтысы, яшьләргә рухи-әхлакый, эстетик һәм патриотик тәрбия бирүгә тукталдылар. Аерым билгеләп үтелгәнчә, нәкъ менә туган тел әхлакый сәламәтлеккә ярдәм итә, халыкның үзаңын, аның бердәнберлеген һәм үзенчәлеген гәүдәләндерә. Кичәдә күп милләтле Россия шагыйрьләренең-Хузангай дусларының шигырьләре яңгырады. Традиция буенча китапханәче Е. В. Юманованың эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук балалар бөек шагыйрьнең “ Хузангай сукмагы " дип аталган истәлекле урыннары буйлап уздылар.