Татарстан Росреестры тәмамланган “дача амнистиясе" мәсьәләләр буенча "кайнар линия” үткәрәчәк.

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

2019 елның 1 мартында бакчачылык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе тәмамлануга бәйле рәвештә, 26 февральдә 8дән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе бөтен республика буенча «Кайнар телефон линиясе» үткәрәчәк.

Аны үткәрү вакытында татарстанлылар әлеге датадан соң гражданнар өчен нәрсә үзгәрәчәген белә; документлар пакетын моның өчен нинди әзерләргә кирәк булачагын; күчемсез милек объектын кадастр исәбенә кую һәм хокукны теркәү өчен гариза кайсы вакытта каралачагын белә алачаклар.

Казан халкының сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милкен дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирәчәк.

Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган – rosreestr.tatarstan.ru Гражданнар мөрәҗәгате – кайнар линияләр.

Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International