Әлки муниципаль районы Советының чираттан тыш егерме җиденче утырышы узды

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлегенең баш киңәшчесе Айрат Хәйруллин; Әлки районы прокуроры Руслан Гыйззәтов; Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Фәрит Нугаев, муниципаль районның вәкиллекле органнары депутатлары катнашты.

Көн тәртибендә 2017 елда муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның, аларның тормыш иптәшләренең һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы мәгълүматларны тикшерү нәтиҗәләре турында мәсьәлә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International