«Кыш карлы булды, димәк, торак пунктлардагы йортларны су басу куркынычы да булырга мөмкин. Инде бүген үк ситуацияне контрольгә алырга, барлык куркынычсызлык чараларын күрергә кирәк», - диде Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Йосыпов.
Киңәшмәдә Кече Чирмешән, Атасу һәм башка елгалар ярларында һәм буалар янында урнашкан авыл җирлекләре башлыклары язгы ташуга ничек әзерләнүләре турында сөйләделәр. Иске Камка, Чуаш Кичүе, Түбән Колчурин, Иске Алпар җирлекләрендә штаблар һәм комиссияләр төзелгән, чаралар планы булдырылган, халык белән беренче әңгәмәләр үткәрелгән. Язгы су басу куркынычы янаган йортларда яшәүчеләрне һәм малларны эвакуацияләү мәсьәләләре хәл ителгән. Авыл буалары да куркыныч тудыра. Шуңа күрә җирле җитәкчеләр су дәрәҗәсен даими үлчәү, су торбаларын чистарту, кар һәм боздан яңгыр канализацияләрен чистарту буенча чаралар күрә.
– Иң авыры-су басу зонасында урнашкан йорт хуҗаларын милекне иминиятләштерүгә күндерү. Аларның сүзләренә караганда, сәбәбе акча җитмәү, – дип зарланды җирлек башлыклары. Мондый хуҗалардан киләчәктә милек дәгъваларын җиңелрәк хәл итү өчен аңлатма язуы алырга тәкъдим ителде.
Утырышта шулай ук алда торган бәйрәмнәр вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча нинди чаралар күрелүе турында да сөйләштеләр.