Сатуга район мәктәпләре, балалар иҗаты йорты түгәрәкләрендә шөгыльләнүче укучыларның кул эшләре куелган иде. Бу эшләр арасында ниләр генә юк иде: төрле материаллардан матур чәчәкләр, картиналар, бәйләнгән һәм чигелгән эшләнмәләр, агачтан ясалган эшләнмәләр. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә катнашучылар күңел биреп башкарылган эшләмәләрне бик теләп алдылар.
Район мәдәният йорты хезмәткәре Илфат Кыямов аукцион үткәрде. Күпләр эшләмәләрне беренчел бәясеннән күпкә кыйммәтрәккә сатып алдылар. Район башлыгы Александр Никошин һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов башкаларга үрнәк күрсәтте. Балалар иҗаты йортының оештыру-массакүләм бүлеге җитәкчесе Гөлнара Мәрдиева сүзләренә караганда, аукционда 35900 сумлык төрле эшләнмәләр сатылган. Бу акчалар " Оста куллар»түгәрәкләре өчен материаллар сатып алуга тотылачак.