Соңгы вакытта алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәштә www.uslugi.tatarstan.ru. порталында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы ярдәм итә.
2019 елның гыйнвар-февраль айларында Әлки районы буенча "Халык контроле” системасына 4 гариза кергән, шуларның 2се расланган. Гражданнар ярдәме белән алкогольле продукцияне сату кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды.
Тәрип бозу очраклары турында дөрес мәгълүмат биргән "Халык контроле» порталыннан файдаланучылар матди бүләк алды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы тагын бер тапкыр район халкын актив рәвештә гражданлык позициясен күрсәтергә һәм «Халык контроле " дәүләт мәгълүмат системасына алкоголь законнарын бозу очраклары турында хәбәр итәргә чакыра.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы