Дәүләт Думасы депутаты ветераннарны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
Әлки һәм Аксубай районнарында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Депутат Айрат Хәйруллин ярдәме белән сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен чәй табыны һәм бүләкләр белән җылы дустанә очрашулар оештырылды.
"Сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда, илне торгызырга кирәк булганда, каһарманлык күрсәткән ветераннар, тыл хезмәтчәннәре безнең өчен горурлык һәм үрнәк булды. Нәкъ менә аларны без тулы хокуклы Ватанны саклаучылар дип атыйбыз. Мондый очрашуларны оештырырга кирәк һәм бик мөһим, алар ветераннарга хатирәләргә чумарга, бер – берсе белән аралашырга мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин.