Юхмачы урта мәктәбендә «Йолдыз " Яшь армиячеләр отряды «Аҗаган»хәрби-спорт уенын оештырды. Безнең мәктәптә ел саен «Аҗаган»хәрби-спорт уены уза. Бу ел да искәрмә булмады. Мавыктыргыч ярышлар 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен үткәрелде.
Командаларга уенның төрле алты этабында үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтергә кирәк иде. Яралыларны күчерү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, кырларны миналардан чистарту, сигнал буенча эш, хәрби тематикага музыкаль разминка һәм викторина, чаналарда һәм чаңгыда узышу-катнашучыларга үтәлергә тиешле биремнәрнең тулы исемлеге түгел. Һәр этапта командалар үззләренә баллар җыйды.
Уен бик тату һәм оешкан төстә үтте. Катнашучыларның һәркайсы бүген, чыннан да, «Бер кеше бөтен кеше өчен, бар кеше бер кеше өчен" икәнен аңлады. Һичшиксез, мондый уеннар барышында укучылар башлангыч хәрби әзерлек һәм медицина, спорт осталыгы күнекмәләрен ала алалар. Һәм, әлбәттә инде, уен мизгелләре кызыксыну тудыра, мондый чараларны ел саен үткәрергә омтылыш уята һәм булган теоретик материалны практикада яхшырак үзләштерергә һәм беркетергә мөмкинлек бирә. Мондый ярышлар укучыларның әхлакый-психологик сыйфатларын формалаштыра һәм үстерә.
Патриотик тәрбия хәзер дә яңартыла, ә «Аҗаган» уены әлегә кадәр укучыларның яраткан хәрби-спорт уены.