Яшь музыкантларны Чайковский И.П. исемендәге XVI халыкара конкурсның республика этабында катнашырга чакыралар.

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Республика этабын гамәлгә куючы - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Балалар музыка мәктәпләре укучылары арасындагы иҗади конкурс бөек рус композиторының мирасын популярлаштыру һәм сәләтле балаларны ачыклау максатыннан үткәрелә.

Конкурс читтән торып үткәрелә - катнашучылардан түбәндәге номинацияләр буенча видеоязмалар кабул ителә:

-  фортепиано

-  скрипка

-  виолончель

- аерым  җырлау

- тынлы инструментлар

Материаллар  ceninnovat@yandex.ru. сайты буенча  11 мартка кадәр кабул ителә.

 

Жюри составына Н. Г.Җиһанов исемендәге  Казан дәүләт консерваториясенең һәм  И. В. Әүхәдиев исемендәге  Казан музыка көллиятенең .әйдәп баручы укытучылары керде

Смотр 27 март көнне П. И. Чайковский исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбе базасында узачак. Адресы: Казан шәһәре, М. Горький урамы, 22/26 йорт, элемтә өчен: 2930291 (Марина Людвиговна Гейст).

Лауреатлар конкурсның республика этабында җиңүче грамотасын алачак. 

Төп приз – 2019 елның  25-27 июнь көннәрендә Мәскәүдә яки Санкт-Петербургта үткәреләчәк П. И. Чайковский исемендәге XVI Халыкара конкурсның финалында катнашу.

Чыганак: http://mincult.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1411176.htm

Элемтә өчен җаваплы зат: Марина Людвиговна Гейст,

Конкурсны оештыру комитеты тел. 293-02-91

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International