“Базарлы Матак авылының Ленин- Совер урамнары буенча Бульвар" проекты буенча җәмәгать фикер алышулары булды.

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

26 февраль көнне Балалар иҗат йортында "Базарлы Матак авылы Ленин урамы буенча Бульвар" проекты буенча  җәмәгать фикер алышуы булып узды.

Фикер алышуда җирле халык, якын тирәдә урнашкан җир кишәрлекләре һәм биналар милекчеләре һәм арендаторлары, активистлар һәм җирле җәмгыять вәкилләре, эшмәкәрләр катнашты.

Төзекләндерү концепциясе очрашуда катнашучыларның фикерләрен исәпкә алып эшләнеп бетереләчәк.

Проект белән park. tatar сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International