12 июнь – Россия көне

2012 елның 13 июне, чәршәмбе

“Хөрмәтле райондашлар! 12 июньдә без Россия көнен билгеләп үтәбез. Гадәти бәйрәм түгел ул, чөнки бөек илебезнең күпмилләтле халкы бу көнне туган илебезнең данлы тарихын кабат искә төшереп, ата-бабаларыбызның Ватанны саклауга багышланган төрле яуларда (ә алар Россиянең борынгы һәм яңарак тарихында бик күп булган бит) күрсәткән батырлыгы, тыныч тормышта ирешкән уңышлары белән горурланыбыз. Һәр буын ил тарихына үз битләрен яза, үзенең эш-гамәлләре белән кереп кала. Бөек илебезнең олы тарихы һәр төбәк, һәр район, һәр авыл һәм һәр гаиләнең кечкенә тарихыннан туплана. Безнең буын һәм әлкилеләр язган битләр матур эшләр, казанышлар белән тамгалансын иде. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле якташлар!”–диелгән әлеге котлауда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International