Әлкилеләр 13831 данә газета-журналга подписка рәсмиләштерделәр. Шул исәптән 5585 әбүнәче “Әлки хәбәрләре”нә язылды. Иске Камка, Иске Хурада, Чуаш Шәпкәсе, Иске Матак элемтә бүлекчәләре матбугатка язылу буенча җиткерелгән заданиеләрне инде үтәделәр.
Хөрмәтле райондашлар! Язылу кампаниясенең соңгы ае бара инде. Әлегә газета-журналларга язылырга өлгермәгән булсагыз, бу эшне озакка сузмасагыз иде. Сезне элемтә бүлекчәләрендә көтәләр. Шулай ук почтальоннар аша да язылырга була.