Быел беренче тапкыр район ветеринария службасы халыкның көтүгә йөри торган сыерларын шулай эшкәртү үткәрә башлады. Иң беренче Иске Камка һәм Карамалы авыллары мөгезле эре терлекләре эшкәртү узган. Нәтиҗәдә малларны кигәвеннәр борчымый, алар көтүлектә көн әйләнәсе тынычлап ашыйлар, һәм сөтләре арта. Соңгы вакытта Үргәгар, Иске Чаллы, Яңа Чаллы, Бибай Чаллысы, Ташбилге, Иске Салман, Түбән Әлки авылларында сыерлар эшкәртелде. Авыл халкының әйтүе буенча, сыерларның сөте уртача 15 процентка арткан. Препаратның тәэсир итү көче бер айга кадәр бара. Бер сыерны эшкәртү өчен 50 сум түлисе.