Батырлык дәресе

2019 елның 1 марты, җомга

14 февраль көнне П. Хузангай музеенда аның хезмәткәрләре, клуб һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган Батырлык дәресе үткәрделәр.  

Бу чарада Хузангай мәктәбе укучылары катнашты. Шагыйрьнең хәрби биографиясенең төп этаплары турында сүз барды: 1941 елда фронтка алына, ә 1942 елда әсирлеккә эләгә. Әсирлектә  яшерен оешма булдыра. Концлагерда антифашист агитациясен алып бара. 1944 елда Муса Җәлил фашист суды тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителә. Укучылар герой-шагыйрь шигырьләрен укыдылар.

Шагыйрь һәлак була, әмма аның поэзия һаман да безнең йөрәкләрдә исән. Ул яшәргә, иҗат итәргә, ватанны яратырга өйрәтә. Кеше булырга өйрәтә.

Сүз уңаеннан, үз вакытында музейга Муса Җәлилнең героик тормышы һәм иҗатын өйрәнүчеләр Туфан Миңнуллин һәм Рафаэль Мостафин килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International