Бу чорда урамнар, йорт тирәләре, парк, урманнар чистартылды. Барысы 1967 кубометр чүп-чар һәм көнкүреш калдыклары махсус чүп түгү урыннарына чыгарылды. Чүп-чар өчен яңа 10 контейнер алынды.
Чүп-чарны тиешсез урыннарга түккән кешеләргә карата административ комиссия тарафыннан 12 беркетмә төзелде. Табигатьне пычратучылардан барысы 27 мең сум штраф түләтелде.
Чистайлык икеайлыгында районның барлык оешма-учреждениеләре, мәктәпләр һәм авыл халкы актив катнашты. Әмма икеайлык тәмамланды дип тынычланып калырга ярамый. Чүп-чар көн саен барлыкка килә, чүп үләннәре үсеп тора бит. Көнкүреш калдыкларын бары махсус урыннарга гына түгәргә, ә юл кырыйларында, капка төпләрендә, тыкрыкларда үскән үләннәрне даими чабып торырга кирәк.