Сихтермә-Хузангайда – Акатуй

2012 елның 13 июне, чәршәмбе

Чуашлар бу бәйрәмне Акатуй дип йөртәләр. Мәдәният йортында башланып киткән бәйрәмне хуҗалык  җитәкчесе Евгений Чугунов ачып җибәрде. Ул кооперативның язгы-кыр эшләренә йомгак ясады, хезмәт алдынгыларын котлап, аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Бик күпләр телевизорларга ия булды. Чабаксардан килгән Чуаш дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышлары Акатуйны тагын да ямьләндереп җибәрде, күңелләрне күтәрде. Бәйрәм мул өстәлләр артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International