Безнекеләр республикада беренче

2012 елның 13 июне, чәршәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрылыгы каршындагы мәктәптән тыш эшләр үзәге үткәргән әлеге бәйгедә колчуринолылар берничә ел дәвамында катнашалар. Алдагы елларда да алар төрле номинацияләр буенча җиңү яулап килделәр. Инде быел, шәһәр районнары, Казан мәктәпләрен дә артта калдырып, Югары Колчурино музее абсолют беренчелекне алды. Соңгы 10 елда өченче зур җиңү яулау әлеге мәктәп музеена федераль дәрәҗәдәге музей таныклыгы алырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International