Артем Калсанов белән Светлана Павлова бүген ЗАГС бүлегенең Никахлашу залында тантаналы төстә язылыштылар.
Артемга 24 яшь, ул «Кызыл Шәрык-Агро» җәмгыятендә инженер булып эшли. Кәләш 21 яшьтә, мәктәп ашханәсендә пешекче.
Яшьләр Иске Тахтала авылында төпләнеп яшәргә ниятлиләр.
Артем белән Светлананы законлы никахлары белән котлыйбыз. Сездәй яшь гаиләләр районыбыз өчен бик тансык. Бәхетле булыгыз, сәламәт, акыллы балалар табып үстерегез!