Әлки районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышында алда торган бәйрәмнәр вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләрен карадылар

2019 елның 2 марты, шимбә

Утырышны район башлыгы, комиссия рәисе Александр Никошин алып барды. Утырыш эшендә район прокуроры Руслан Гыйзәтов, авыл җирлекләре башлыклары, кайбер оешма-учреждениеләр вәкилләре катнашты.

Мондый зур бәйрәмнәргә багышланган чараларда бик күп кеше катнаша. Шуңа күрә уяулыкны күрсәтү, куркынычсызлыкны тәэмин итү бик мөһим. Район янгын сүндерү-коткару бүлеге начальнигы урынбасары Дмитрий Романов нәкъ менә шуңа игътибар итте. Ул клубларда, мәктәпләрдә, спорт залларында халык катнашындагы чаралар үткәргәндә запас чыгу юллары ачылуын таләп итте. Ул шулай ук беренчел янгынга каршы чаралар төзек, махсус урыннарда булырга тиеш, дип ассызыклады.

Район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Денис Шипигин Алексеевск агроколледжының район филиалында узган укулар турында сөйләде. Полиция бүлегенә филиал бинасында шартлыча шартлаткычка охшаш предмет табылуы турында хәбәр килде. Барлык хезмәтләр дә бу факт буенча оператив һәм көйле эшләделәр. Көллият коллективы да укуларга югары әзерлек күрсәтте.

Утырышта экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору, бәйрәмнәр имин үтүгә кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International