Балалар беләзекләр һәм шнуркалар ярдәмендә яктылык кайтаручы элементлар куллануны өстен күрә.

2019 елның 2 марты, шимбә

Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) – ул махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле. Яктылыкны кайтаручы элементлар – значоклар, беләзекләр, наклейкалар, брелкалар, тасмалар, термоапликация, катафотлар, кием-салымга җиңсәләр, шнурлар, жилетлар һ.б. төрләреннән берничәсен берьюлы да  файдаланып була. Бала киемнәрендә күбрәк булган саен, ул тәүлекнең караңгы вакытында транспорт чарасын йөртүче өчен аеруча әйбәтрәк.

Яктылык кайтаручы элементларны төрле транспорт чараларына – коляска, чана, велосипедлар, скейтбордларга беркетеп була. Биредә кием «экипировкасы» вакытында да шул ук кагыйдә гамәлдә: аксессуар барлык яктан да булырга тиеш.140 сантиметр озынлыктагы баланың фликерларын рюкзагына, җиңенең өске өлешенә, баш киеменә урнаштыру зарур. Фликерлар җәяүлеләр тарафыннан куллану тәүлекнең караңгы вакытында юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын 85 процентка киметә, ягъни 6 тапкыр артык.

Район автоинспекторлары даими рәвештә районның мәгариф учреждениеләрендә әңгәмәләр үткәрәләр, балаларга яктылык кайтаручы элементлар куллану кирәклеген аңлаталар. Быел шундый очрашулар Юхмачы, Базарлы Матак, Борискино урта мәктәпләрендә, Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә узды. Без шулай ук балаларның нинди яктылык кайтаручы элементлар куллануы белән кызыксынабыз. Сораштыру район мәктәпләре укучылары беләзек һәм шнурларга өстенлек бирүен күрсәтте.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүген сатуда барлык төр һәм күләмнең яктылыкны кайтаручы элементлары бар.

Ата-аналарның шулай ук балаларның юлда куркынычсызлыгын тәэмин итүдә әлеге элементларның нинди роль уйнавын аңлауларын  һәм аларны куллану мәсьәләсендә нык торуларын теләр идек.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры – Сафин Рәис

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International