Әлки районыннан Евгений Ферапонтов киокусинкай каратэ буенча чемпионатта беренче урынны алды.

2019 елның 2 марты, шимбә

Базарлы Матак мәктәбе укучысы Евгений Ферапонтов 14-15 яшьлек егетләр арасында беренче урынны алды. Аңа алтын медаль һәм кубок тапшырылды.

Евгений менә инде 7 ел тренер Геннадий Вассунов җитәкчелегендә шөгыльләнә, аның сүзләренчә, яшь каратистның бу спорт төрендә киләчәге зур.

Тренерның тагын бер шәкерте 20 яшьлек Дарья Лаврентьева да көндәшләренә нык каршы торды һәм  көрәштә 4 урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International