Ел башыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штрафларны вакытында түләмәүчеләргә 11 беркетмә төзелде.

2019 елның 2 марты, шимбә

Билгеле булганча, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штраф бу хакта карар үз көченә кергән көннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Бу эшне вакытында башкармаучыларга карата закон тарафыннан катгый чаралар каралган. Штрафны вакытында түләмәү ике тапкыр, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф салуга яки 15 тәүлеккә кадәр арест салуга, яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә китерә.

Быел районда штрафлар буенча бурычлы ике кешегә административ арест салынды, өч кешегә – түләнмәгән штраф суммасын икеләтә күләмдә штраф салынды. Әлегә дүрт эшне суд карый.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында искә төшерә. Шулай да кагыйдә бозып, штрафка тартылсаң, аны вакытында түләргә ашыгырга. Бурычка әйләнгән штраф зур чыгымнарга һәм мәшәкатьләргә китерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International