Хәзерге вакытта Росреестрның дәүләт хезмәтләре порталында www.rosreestr.ru (алга таба — Портал) түбәндәге төр гаризалар һәм запрослар бирү мөмкинлеге тормышка ашырылган: Күчемсез Милек бердәм дәүләт реестрыннан (алга таба — ЕГРН) күчемсез милек объектына теркәлгән төп характеристикалар һәм хокуклар турында өземтә рәвешендә белешмәләр соратып алу; күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында өземтә рәвешендә ЕГРН мәгълүматын соратып алу; үзенеке булган күчемсез милек объектларына ЕГРН белешмәләрен соратып алу аерым затның хокуклары турында өземтә рәвешендә; күчемсез милек объектына хокук күчү турында өземтә рәвешендә ЕГРН мәгълүматын соратып алу; хокук билгеләүче документларның эчтәлеге турында белешмә рәвешендә ЕГРН белешмәләре соратып алу; территориянең кадастр планы рәвешендә ЕГРН мәгълүматларын соратып алу; хокукларны дәүләт теркәве турында гариза (алга таба-ГРП); дәүләт кадастр исәбе турында гариза (алга таба — ГКУ); ГКУ һәм ГРП турында гариза. Россия Федерациясенең ТР буенча Икътисадый үсеш министрлыгы дәүләт теркәве, “Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Федераль кадастр палатасы” федераль дәүләт бюджет учреждениесе филиалы Владимир Кулагин ур., 1 йорт, Казан шәһәре, 420054 Тел. (843) 255-25-88, 255-25-98 Факс:(843) 533-18-31 E-mail: filial 16. @ kadastr. ru ОКПО 57253206, ОГРН 1027700485757, ИНН/КПП 7705401340/165943001 ___________________ № ____________________ каршы №___________________нче ____________________
Шулай ук ЕГРН мәгълүматын ФГИС ЕГРНга керү мөмкинлеген тәэмин итү юлы белән бирү турында сорау бирергә мөмкин. Әлеге хезмәтләр «электрон хезмәтләр һәм сервислар» - «дәүләт хезмәтләре»бүлегендә урнаштырылган. Дәүләт хезмәтләреннән Портал аша файдаланып, хокукларны теркәү органына мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк.Үзеңә уңайлы вакытта эш урыныннан да ЕГРН мәгълүмат бирергә, сорау җибәрергә яки гариза калдырырга мөмкин. Шул ук вакытта әзер документларны формасын һәм алу ысулын сайларга мөмкин. Күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең бәясен 8 (800) 100-34-34 телефоны буенча белергә була.
Шулай ук порталда түбәндәге сервислар бар:
Шулай ук игътибар итәбез, хәзерге вакытта «Росреестр ФКП» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы (Алга таба – Филиал) түбәндәге хезмәтләрне тәкъдим итә:
- Росреестрның ФКП ФДБУ раслаган үзәгендә электрон цифрлы имза алу»;
- күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә алу белән бәйле лекцияләр һәм семинарлар үткәрү;
- гади язма формада килешү проектларын әзерләү буенча хезмәт күрсәтү;
- гади язма формада килешүләр төзү өчен документлар пакеты составы буенча консультацияләр бирү;
- суд органнарына дәгъва таләпләрен формалаштыру буенча консультацияләр бирү;
- алдан эшләп бетерүне таләп итә торган күчемсез милек объектлары әйләнешенә бәйле консультация хезмәтләре күрсәтү.
Кадастр исәбенә алу өчен кирәкле документларны анализлау буенча хезмәт зур һәм уникаль эш тәҗрибәсе булган югары класслы белгечләр тарафыннан күрсәтелә. 15 елдан артык эшчәнлек алып бара торган дәүләт учреждениесенә мөрәҗәгать итү, кадастр учетыннан баш тарту мөмкинлеген минимумга кадәр киметеп, гарантияләнгән нәтиҗә бирә һәм документлар әзерләгәндә хата булуын фактта юкка чыгара.
Хезмәтләр турында тулырак мәгълүмат белән kadastr.tatarstan.ru сайтта танышырга мөмкин, шулай ук юридик хезмәтләр: +7 (843) 514-90-77 өстәмә номер 2207, 2552; консультация хезмәтләре, шулай ук лекцияләр, семинарлар:+7 (843) 514-90-7 өстәмә 2328 номеры аша.