1-3 март көннәрендә Базарлы Матак урта мәктәбенең Садыйкова Лилия Мөбарәкҗановна җитәкчелегендәге «Огоньки» мәктәп укучылар үзидарәсе командасы составында: Закирова Гүзәл -МУС Президенты, Гайсина Эвелина - массакүләм мәгълүмат чаралары министры, Гарипова Илүзә - экология министры, Хәсәнова Эльза - социаль яклау министры, Шәйхетдинова Эльвира-мәгариф министры, Емельшина Надежда - Юнармия министры, "БКБ Бер команда бул!" Республика конкурсының финалында булды.
Ноябрь аеннан февраль аена кадәр узган бәйгенең читтән торып үткәрелгән этабында 240 тан артык мәктәп катнашты, ә финалга нибары 20 генә чакырылган иде. Бу егермелектә Базарлы Матак урта мәктәбе дә бар иде.
Бу өч көн эчендә команда үз мәктәбен лаеклы тәкъдим итте: казанышлар күргәзмәсен якладылар, барлык квестлар һәм конкурс турнирлары узды, мәктәптә бердәм һәм тату команда эшләвен исбатладылар.
Авыл мәктәпләре арасында бу конкурста җиңү һәм республиканың барлык мәктәпләре арасында 3 урын нәтиҗәле эшнең нәтиҗәсе булды! Ә күргәзмә иң яхшысы!
Команда җитәкчесе, педагог-оештыручы Садыкова Лилия Мөбәрәкҗан кызы укучылар үзидарәсе эшчәнлеген алып баручы белгечләр арасында лауреат дипломын һәм укучылар үзидарәсе эшчәнлеген алып баручы белгечләр арасында 2 нче дәрәҗә диплом алды.
Закирова Гүзәл «Укучылар советы лидеры» номинациясендә 2нче урынны алды, аның видеоролигы шулай ук «Хезмәттәшлек»номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнде.
Лилия Мөбарәкҗан кызы һәм Закирова Гүзәл әлеге конкурсның Бөтенроссия этабында катнашу өчен документлар тапшыралар.
Командада бердәм эшләү, үз адымнарын иптәшләре белән килештереп эшләү, уртак максатларга ирешү өчен хезмәттәшлек итү-Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары үзидарәсенең төп принциплары!