Федераль интервенцион фондта урнашкан ашлыкны эчке базар өчен генә сату турында Карар кабул ителде. Әлеге чара тотрыклы бәя вәзгыятен саклап калуга һәм эшкәртү куәтләрен эшкә җигүгә ярдәм итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, интервенцион ашлык сату октябрь аеннан 2134 нче Хөкүмәт Карары буенча үткәрелә. Аның нигезендә, 2018-2019 елларда эчке Россия базарында һәм (яки) экспортка интервенцион фондтан 1,5 млн тоннага кадәр ашлык сату рөхсәт ителә. Әмма авыл хуҗалыгы министрлыгы карары буенча март аеннан башлап сатуларда эчке җитештерүчеләр, шул исәптән он тарттыру, икмәк пешерү һәм катнаш азык сәнәгате предприятиеләре генә катнаша ала. 15 февральгә алынган мәгълүматларга караганда, интервенцион фондының калган күләме 25,2 млрд. сумлык 2,6 млн. тонна ашлык тәшкил иткән, Якындагы торглар 4-6 мартка билгеләнгән.