Айрат Хәйруллин: “Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә кредит бирүне куркыныч дип санауны туктарга кирәк”

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Парламентарий моны авыл хуҗалыгына ярдәм итүнең бик кирәкле һәм вакытлы  коралы дип ассызыклый.

«Бу мәсьәләдә Россия Үзәк Банкы да авыл хуҗалыгына мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш дип саныйм. Безгә алга киткән илләр үрнәгендә, кредит портфеле сыйфатын начарайтучы һәм банклар рейтингларын киметүче тармак өчен кредит бирүне куркынычдип санауны туктарга кирәк. Тыю чикләүләре урынына, киресенчә, азык-төлек җитештерүче һәм территорияләрне тәэмин итүче тармакны кредитка кызыксыну тудырырга кирәк Минемчә, аграр секторда әле бик зур үсеш резервлары яшеренгән. Тармак бик капитал  һәм зур инвестицияләр таләп итә, әмма аның үсеше ил икътисадының чиктәш тармакларындагы зур тәгәрмәчне эшләтеп җибәрергә сәләтле. Шул ук вакытта, СССР чорында Агропромбанк  саклык кассасыннан эрерәк иде — ул бүгенге Саклык банкының бабасы. Без Дәүләт Думасының Аграр комитетында бәяләр диспаритеты үсүгә бәйле рәвештә авыл хуҗалыгының табышлылыгы киметелә дип саныйбыз.

Үсеш алган ЕС илләре, АКШ, Канада үз тәҗрибәсендә икътисадның бу секторында табышлылыкны арттырырга, авыл хуҗалыгында мәшгуль кешеләрнең керемнәре шәһәр белән чагыштырганда югарырак булырга тиешлеген раслады инде. Бары тик шулай гына кешеләрне туган авылында саклап калырга һәм илнең тигез үсешенә ирешергә, Россиядә, нигездә, авыл җирлегендә тупланган хәерчелекне җиңәргә мөмкин», - дип сөйләде интервьюның берсендә Айрат Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International