Әлки районының Түбән Әлки авылында кыш озатуны күңелле итеп үткәрделәр.

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Авыл уртасында җыр-бию тынып тормады. Такмаклар, дәртле җырлар яңгырады, күмәк биюләр башкарылды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган ярышларда да халык кыстатмый катнашты.

Саф һавада һәркем кайнар чәйдән, коймактан авыз итте.

Ә янәшәдә яшьләр, мәктәп укучылары һәм олылар хоккей буенча иң көчле команда исеменә ярышты. Бәйгедә “Студентлар” командасы беренче урынны алды. Икенче урында – “Кызыл машина” (Түбән Әлки мәктәбе укучылары), өченче – “Ветераннар” командалары. Ярыш йомгакларын игълан итеп, авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин аларга спонсорлар әзерләгән саллы бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International