Май чабуга куркынычсыз азык-төлек сайлау буенча тәкъдимнәр.

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге Май чабу атнасы вакытында халыкның санитар — эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатыннан эчәк инфекцияләрен һәм азык-төлек агулануларын булдырмау өчен саклык чаралары турында искә төшерә.

Азык-төлек продуктларын сатып алганда, үзен мөмкин булган азык-төлек агуланудан саклап калу өчен берничә киңәш белән файдаланырга киңәш итәбез:

Он сатып алганда, аның сортына игътибар итегез. Онның иң йомшак сорты — иң югары, чөнки он кисәкчекләре (0,1-0,2 мм) калган сортларга караганда кечерәк. Әмма анда, каты томылдагы оннан аермалы буларак, файдалы матдәләрнең иң азы. Онның әйбәт “сулаган” һәм үзлекләрен озаграк саклаган кәгазь пакетлардагысын сатып алу яхшырак. Полиэтилен пакетта онны вакыт-вакыт селкетергә, ә ул ике-өч айдан артык саклана икән, хәтта иләргә дә кирәк. Сыйфатлы он чит-ят кушылмаларсыз булырга тиеш.

Сөт сайлаганда төргәкнең бөтенлегенә игътибар итәргә кирәк: әгәр ул бозылган икән, товарны сатып алырга ярамый. Продукт турында мәгълүматны игътибар белән өйрәнегез, чөнки продуктның составы аның атамасына һәрвакыт туры килми, җитештерелү вакытына һәм яраклылык вакытына мөрәҗәгать итегез.

Сатучының ветеринария-санитария лабораториясе бәяләмәсе бар икән, сөтне базарда сатып алырга була,  кулланыр алдыннан аны кайнатырга кирәк.

Атланмай сайлаганда,иң беренче аның составына  игътибар итәргә кирәк. Иң мөһиме кагыйдә: чын атланмай маенда үсемлек майлары бөтенләй булырга тиеш түгел. Анда каймак һәм  сөт, кайчагында тоз булырга тиеш. Составында пальма, арахис, кокос мае бар икән, сез кулыгызда маргарин яки спред, аның тышына нәрсә генә язылуына карамастан. Бу инде чын май түгел, ә сөт маен алмаштыручы сөтле продукт. Кулланучылар төргәгендә «май» гына түгел, «атланмай», «һәвәскәр мае», «крестьян мае», «бутерброд мае» яки «чәй мае»дип язылырга тиеш.

Каймак сатып алганда, исемгә игътибар итегез-«каймак» яки «каймак» исеме анык язылган булырга тиеш. Составта сливкалар, закаска, сөт яки сөт продуктлары булырга тиеш. Традицион каймакта үсемлек майлары, ароматизаторлары, куерткычлар, консервантлар булырга тиеш түгел.

Тавык йомыркасы сатып алган вакытта шуны истә тотарга кирәк: куллануга әзер булмаган азык-төлек сатучы сәүдә оешмаларының бүлекләрендә (секцияләрендә) йомырка сату рөхсәт ителми; яраклылык срогы чыккан йомырканы, шулай ук кабыгы пычырак булганнарны сату тыела. Сату урыннарында йомырка сыйфатын тикшерергә онытмагыз.

Үсемлек мае дигәннән, биредә продуктны сатып алганнан соң саклау буенча киңәшләр бирергә була. Ачык савытларда майны саклау дөрес түгел. Сатып алганнан соң, майны пыяла савытына агызып була, әмма, һичшиксез, ябык. Майлы савытны караңгы урында сакларга кирәк: ябык киштә яки суыткыч, чөнки яктылыкта Е кыйммәтле витамин – майдагы табигый антиоксидант юкка чыга.

Уылдыкны супермаркетларда сатып алу куркынычсызрак. Тик үлчәп сатылганны  (аңа зарарлы бактерияләр тәэсир итә) һәм калай банкларда түгел (металл тәмен үзгәртә һәм аның стеналары аша продуктны карап булмый), ә пыяла савытта. Идеаль уылдык бөтен булырга, бер – берсе белән  тыгыз ятырга тиеш. Җитештерүче үсемлек маен күбрәк  салган очракта, майлы кисәкчекләре күренәчәк. Киресенчә булса -банкада сыеклык күп булачак. Сыйфатлы сыйда «лосослы бөртекле уылдык» гына түгел, ә аның нинди балыктан алынуы: форель, кижучы, кет яки горбуши язылган булырга тиеш.

Бал сатып алганда, төсенә, исенә, сузылучанлыгына һәм консистенциясенә игътибар итегез. Сыйфатлы бал үтә күренмәлелеге белән аерылып тора. Продуктта крахмал, шикәр һ.б. кушылмалар бар икән, куертылган бераз утырма була. Болганчык  аксыл  төстә булса, бал кортлары кортларын шикәр белән тукландырган  дигән сүз.

Чын бал исле көчле аромат белән аерылып тора, шикәр исе дә юк диярлек. Аны билгеләү өчентаякны манып, агызып карарга кирәк.Ялган бал савытка салганда ул тиз өзек-өзек булып агып төшә, чәчри.. Сыйфатлы нәфис һәм тирегә яхшы сеңдерелә, ә ялган бал тиредә шикәр төерләре калдыра.

Әзер туңдырылган коймакларны сатып алганда, беренче чиратта продукциянең тышкы кыяфәтенә, саклау шартларына һәм яраклылык вакытына игътибар итәргә кирәк. Һәр төргәктә түбәндәге мәгълүматларны үз эченә алган этикетка булырга тиеш: продукция исеме, составы, эшләп чыгару датасы, яраклылык срогы, саклау шартлары, җитештерүченең исеме һәм урнашу урыны, азык-төлек кыйммәте күрсәткечләре, ген - модификацияләнгән организмнар (ГМО) кулланып алынган азык-төлек продукциясе компонентларының булуы турында мәгълүматлар, Таможня берлеге әгъзалары булган дәүләтләр базарында продукция әйләнешенең бердәм билгесе.

Коймак кәгазь яки  полиэтиленга төрелгән булырга мөмкин.. Әлбәттә, полиэтиленда сайлау шактый гадиләштерә, чөнки продуктны карау мөмкинлеге бар Барлык коймаклар да якынча бер үк күләмдә, тыгыз төрелгән, төсе  аксыл сарыдан кызгылт көрәнгә кадәр, бер – берсенә ябышып тормаска тиеш. Әгәр дә  коймак ябышкан икән, бу аларның дөрес сакланмавы һәм кабат туңдырылуы турында сөйли.Яңадан туңдырылган коймакның төсе карасу була. Коймак җитештерүче тарафыннан билгеләнгән һәм продукция этикеткасында күрсәтелгән температурада сакланырга тиеш.

Коймакларның составын игътибар белән өйрәнегез. Идеалда алар он, сөт һәм тавык йомыркаларыннан җитештерелергә тиеш. Продукциянең яраклылык вакытына игътибар итегез.

Урам бәйрәмнәре яки башка мәдәни-массакүләм чаралар үткәрелә торган урыннарда тамак ялгарга уйласагыз, продукцияне сату шартларына күз салыгыз: сатучы тарафыннан гигиена кагыйдәләре үтәләме, эш урынында чисталыкмы, эчлекләрне һәм башка ингредиентларны саклау шартлары үтәләме.Кагыйдәләр үтәлмәгән  сатып алу сәүдә нокталарыннан китегез.. Шәхси гигиена турында да онытмагыз-урамда ашарга алыр алдыннан кулларны гигиена салфеткалары белән эшкәртү иң яхшысы.

Соңыннан сезгә рациональ туклану принциплары турында да искә төшереп китәбез: иң мөһиме, исерткеч эчемлекләр белән мавыкмаска. Бәйрәм проблемасыз үтсен өчен, яшелчә куллану белән майлы һәм кыздырылган ризыклар куллануны яшелчә кулланубелән  чиратлаштырыгыз-алар ризыкны эшкәртергә  булышалар.

Бәйрәм көнендә сезнең иң яхшы, тәмле һәм туклыклы коймаклардан авыз итәргә, бәйрәм уеннарында һәм табыннарында катнашып күңел ачуыгызны телибез. Шул ук вакытта сәламәтлегеңә зыян китермәгез!

Май чабу бәйрәмен сәламәтлек һәм фигуралар өчен зыянсыз бәйрәм итегез. Шулай ук шуны истә тотарга кирәк: коймак — онлы һәм калорийлы ашамлык, шуңа күрә алар артык күп кулланмаска кирәк. Ашыгыз тәмле булсын!

Нурлат территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты А. Ф. Абзалов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International