Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Агросәнәгать комплексына Татарстан Республикасы бюджеты исәбеннән дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары турында» 2018 ел, 26 гыйнвар, 42 нче карарына үзгәрешләр кертү хакында " 2010 ел, 12 февраль, 98 нче карары нигезендә субсидияләүнең түбәндәге ставкалары расланды.
Аларның күләме:
бер сыерга-2300 сум,
ике савым сыеры-1 башка 3300 сум,
өч һәм аннан күбрәк савым сыерлары-1 башка 4300 сум.
Бер елдан өлкәнрәк кәҗә һәм әнкә кәҗә өчен субсидия бер башка 500 сум исәбеннән бирелә.
Ветеринария хезмәте күрсәтүгә субсидияләр шәхси ярдәмче хуҗалыкларның беренчел исәпкә алу документлары белән расланган факттагы чыгымнары турындагы мәгълүматлар нигезендә бирелә.
Документлар җыюны оптимальләштерү һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы савым сыерларына ветеринария хезмәте күрсәтү өчен бирелә торган документлар санын киметү максатларында җирле үзидарә органына хезмәт күрсәтү килешүе генә бирелә, бер баш сыер өчен 100% алдан түләү каралган, бер баш савым сыеры өчен 500 сум күләмендә. Әлеге сумманың 300 сумы субсидия рәвешендә түләнә.