Әлки районы гүзәл затлары 7 мартта “Ел хатын-кызы” республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында катнаша.

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Татарстан башкаласының иң затлы биналарыннан булган С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узачак әлеге бәйрәмгә  республиканың иң уңган, булдыклы хатын-кызлары җыела. Татар Суксуы авылында яшәүче күп балалы ана, “Ел хатын-кызы” бәйгесенең зона туры җиңүчесе Рәфидә Абдуллина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Надежда Гнеденкова, район мәдәният бүлегенең әйдәүче белгече Инна Вильдеева, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы баш белгече Татьяна Сивенкова, Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе участок терапевты Румия Шәйхетдинова, Базарлы Матак урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Татьяна Балакирева һәм муниципаль район советы баш бухгалтеры Рәйсә Габдуллина әлеге зур тантана кунаклары булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International