"Яшь Көч» ҖЧҖ җитәкчесе Фәнис Хәмитов Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары Ассоциациясе съездында катнашты.

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Татарстаннан 26 кеше әлеге съезд делегаты булды. Ә гомумән әлеге зур форумга Россиянең 70 төбәгеннән 700 делегат килгән.

Съездда делегатлар авыл хуҗалыгында туган күп кенә мәсьәләләргә ачыклык кертергә тырышканнар. Шуларның берсе – ташламалы кредитлар алуда зур кыенлыклар. Фермерларга әлеге кредитларны алу өчен хәйран күп документлар әзерләү сорала. Документлар тутыруны гадиләштерү һәм кредит бирүне карау вакытын кыскарту фермерлар өчен бик актуаль мәсьәлә бүген. Зур җыенда шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрне тотрыклы итү, җитештергәнне эшкәртеп сатуның отышлылыгы кебек мәсьәләләр дә күтәрелгән.

Фәнис Хәмитовка съездда авыл хуҗалыгында озак еллар һәм уңышлы хезмәте өчен Мактау грамотасы тапшырылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International