Әлки районында волонтерлар авыл халкына цифрлы телевидениегә күчәргә ярдәм итәчәк

2019 елның 8 марты, җомга

Һәр авыл җирлегеннән волонтерлар цифрлы телевидениегә күчү буенча Казанда курсларда укып кайттылар. Аларга бу турыда таныкнамәләр дә тапшырылды. Районда хәзер тиешле әзерлекле 33 волонтер бар. Бу көннәрдә алар авыл җирлекләре советлары хезмәткәрләре белән берлектә йорттан-йортка йөреп телевизорларның ничек эшләвен ачыклыйлар. Цифрлы каналларга күчү буенча ярдәм кирәк булганнарның исемлеге төзелә. Аларга тиз арада цифрлы каналлар приставкалары сатып алуда ярдәм күрсәтелә. Приставка кирәк булганнар аны үзләре дә сатып ала ала. Почта бүлекләренә сатуга шундый сыйфатлы приставкалар кайтарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International