Әлки мәдәният йорты сәхнәсендә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары мелодрама күрсәттеләр

2019 елның 8 марты, җомга

Спектакльнең режиссеры-якташыбыз Исламия Мәхмүтова. Тамашачылар, барысы турында онытып, ике яшь парның язмышы өчен чын күңелдән борчылдылар. Аларның мәхәббәтләре шундый бәхетле башланды, ләкин алар бергә була алмадылар. Күп кенә тамашачы хис-тойгыларны яшермичә, күз яшьләрен сөртте. Ә спектакль беткәч  артистларны аягүрә басып алкышладылар. Татарстанның атказанган артистлары Лилия Мәхмүтова һәм Люция Галләмованың оста уены, яшь артистлар Булат Зиннәтуллин, Гүзәл Галиуллина, Салават Хәбибуллин, Айсылу Мөсәллимова тасвирлаган мәхәббәт тарихы беркемне дә битараф калдырмады.

Соңыннан сәхнәгә якташыбыз Исламия Мәхмүтова үзе дә чыкты. Ул зал тутырып килгән әлкилеләргә рәхмәт әйтте.

–Туган ягыбызга һәрчак сагынып, теләп кайтам. Әле менә авылыбыз Югары Әлкидәге клубны бик матур итеп төзекләндергәннәр. Аны ачу тантанасына да кайтырбыз, артистларны чакырып, концерт куеп китәрбез.–диде Исламия ханым, тамашачыларны сөендереп.

“Син бит минем бергенәм” спектаклен тинчуринчылар 5 мартта ике тапкыр куйдылар – көндез аны мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучыларына күрсәттеләр. Саф хисләр, тугрылык, беренче мәхәббәт темасы үсмерләр күңеленә шулай ук хуш килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International