6 март көнне Юхмачы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Ах, нинди хатын-кыз!" дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Бу искиткеч бәйрәмдә тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тутыручы безнең гүзәл хатын-кызларыбызга мәхәббәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады.