Азык хәзерләр чак

2012 елның 18 июне, дүшәмбе

Сенажга салу, печән итеп киптерү өчен күпьеллык үләннәр 6 мең гектардан чаптырылды. Механизаторлар игеннәрне чүп үләннәреннән, корткычлардан саклау белән шөгыльләнәләр. “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятенең Әлки филиалы отрядлары, “Хузангай” кооперативы эшчеләре 50 мең гектардан артык мәйданда үсемлекләрне саклау чаралары үткәргәннәр. Бу эшне план буенча 75,8 мең гектарда башкарасы бар.

Игенчеләр шулай ук кукуруз, көнбагыш плантацияләренең рәт араларын эшкәртәләр – әлеге чара 7 мең гектарда үткәрелгән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International