Атна дәвамында мәдәният учреждениеләрендә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тематик чаралар узды. Барлык чаралар хатын-кызларга, мәхәббәт һәм язга багышланган иде. Программаның һәр номеры җылы һәм мәхәббәт белән сугарылган шатлык, эмоциональ күтәрелеш һәм бәхет хисләре бүләк итте.