Авыру билгеләре
Инкубация чоры уртача 9 көн, максималь - 21 көн тәшкил итә. Кызамыкның башлангыч этабында температура 38-39 градуска кадәр күтәрелә. Аппетит югала, бөтен организмны хәлсезлек биләп ала, көчле ютәл барлыкка килә, күзләр кызара башлый. Аңкауда һәм битнең лайлалы тышчасында кызыл таплар рәвешендә кызамык тимгелләре хасил була. Алга таба тимгелләр бөтен тән буенча тарала: башта колак яфракларында барлыкка килә, аннан борында, муенда, җилкәләрдә, аякларда.
Кызамык вакытында трахеобронхит, пневмония, отит, гепатит, лимфаденит, энцефалит кебек куркыныч чирләр барлыкка килүе ихтимал.