Системаны булдыруның максаты - икътисадый үсешне стимуллаштыру һәм республика товар җитештерүчеләре продукциясен алга этәрү өчен шартлар тәэмин итү.
Норматив базаны, катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге Регламентын һәм нәтиҗәлелекне бәяләү күрсәткечләрен дә кертеп, республика Министрлар Кабинеты 60 көн эчендә әзерләргә һәм бастырып чыгарырга тиеш. Республика муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарына шулай ук системаны төзү һәм эшләтүдә катнашырга тәкъдим ителде.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Татарстанда 2025 елга кадәр экспорт үсеше стратегиясе кабул ителгән иде, ул, барыннан да элек, чимал булмаган продукцияне экспортлау күләмен арттырырга тиеш.