10 март көнне Әлки районының Татар Борнае авылында яшәүче Гәрәева Рәшидә Гарип кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лия Мәрдегалләмова, пенсионерларның район ветераннар җәмгыяте рәисе Ришат Хәлиуллин, Чуаш Борнае авыл җирлеге башлыгы Илсур Зарипов килгән иде.
Әбигә Россия Президенты В. В. Путинның котлау хаты, район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Нык сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.