Әлки районында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне.

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Хәзерге вакытта төрле “акыллы" әйберләр күп. Без үзебезнең шәхси компьютерлар һәм телевизорлы смартфоннарның  операцион система белән идарә итүенә күнеккән инде — хәзер хәтта кайбер суыткычлар һәм яктырту системалары да төрле вакыйгалар һәм контрольдә тотылырга тиешле җайланмаларның эшен вакытында хәбәр итүче үз дистрибутивы белән идарә ителә.

Смарт-җайланмалар – ул «акыллы электроника». Мәсәлән, фитнес-трекерларлы смартфоннар , тавыш ярдәмчеләре, «акыллы» телевизорлар, сәгатьләр, розеткалар һәм башкалар. Алар Интернетка тоташу функцияләренә ия, һәм турыдан-туры кулланучылар турында иң күп мәгълүмат җыя,юллый  алалар.

Бүген Цифрлы технологияләр күп кенә хезмәтләр һәм продуктларның характерын үзгәртте, чөнки барлык кулланучылар товарларын урнаштырылган программалар белән тәэмин итү күләме арта. Шуңа бәйле рәвештә кулланучылар  сатып алу һәм куллану турында нигезле карарлар кабул итә алсын өчен, аларның хокукына төгәл һәм ачык мәгълүмат алуга аерым игътибар бирергә кирәк.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре әлеге датага багышланган кулланучылар өчен төрле чаралар үткәрә. Әлки районына белгечләр 1 мартта килделәр. Бу көнне КФҮдә һәм «Альянс» кибетендә консультация өстәлләре, «Алып Хан»да  кизү  тору, укучылар һәм өлкәннәр өчен лекцияләр оештырылды. Смарт-җайланмалар сатып алганда килеп туган проблемаларны хәл итүгә аерым игътибар бирелде. Халык арасында кулланучылар өчен төрле мәгълүмати буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды.

15 мартта 8 (84342) 5-49-85 телефон номеры буенча Кулланучылар хокукларын яклау законнарын аңлату буенча «Кайнар линия» оештырылачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International