Әлки районында 25 февральдән 7 мартка кадәр янгынга каршы профилактик рейдлар узды

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

25 февральдән 7 мартка кадәр дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары (сотрудники) “Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү үзәге, газ эксплуатацияләү хезмәткәрләре белән берлектә “хәвеф төркем”гә  керүчеләр яшәгән гаиләләрдә профилактик рейдлар үткәрделәр.Болар-   имин булмаган, күп балалы гаиләләрне, ялгыз яшәүче өлкән кешеләрне, инвалидлар.

–Мондый рейдлар үткәрү инде традициягә әйләнде. Аларның төп максаты – янгыннарга һәм анда кешеләрнең, шул исәптән балаларның зыян күрүенә юл куймау. Өйләрдә булганда без электр җиһазларының, мичләрнең төзеклегенә аеруча игътибар итәбез,–ди районара янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов.

Ут-күзнең нинди зур бәлаләр чыгарырга мөмкин булуы һәркемгә мәгълүм. Әле күптән түгел Кукмара районында торак йортта чыккан янгында ике кечкенә баланың гомерләре өзелү бөтен республиканы тетрәндерде. Әнә шундый фаҗигаләрне булдырмас өчен янгын күзәтчелеге инспекторлары  профилактик тикшерүләр вакытында  берничә йортка автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырганнар. Шулай ук электрүткәргечләрнең торышы, өйләрдә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелгән. Олылар һәм балалар белән ут-күздән саклану, янгыннарны сүндерү кагыйдәләре турында әңгәмә-инструктажлар үткәрелгән. Райондагы ашыгыч хезмәтләр, шул исәптән янгын сагы телефон номерлары теркәлгән листовкалар, белешмәләр тапшырылган. “Мондый гаиләләр һәрчак безнең игътибар үзәгендә. Алга таба да профилактика эшен дәвам итәчәкбез”,–ди өлкән инспектор Радис Инсапов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International