Базарлы Матак урта мәктәбенең 9В сыйныф җитәкчесе Шәмсетдинова Рамилә Илгиз кызы "Кеше тәрбияләү" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә җиңүче булды, Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында узган зона этабында катнашты. Рамилә Илгиз кызы конкурска эш тәҗрибәсен тәкъдир итүче видеоролик әзерләде һәм 9 сыйныф укучылары өчен мәгълүмати-медицина юнәлеше буенча сыйныф сәгате үткәрде.