Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында документларны караудан башка кире кайтару сәбәпләрен аңлата торган видеоролик урнаштырды. Әлеге тема очраклы гына сайланмаган: Татарстан Росреестрына әлеге проблема белән очрашкан гражданнардан документлар кире кайтаруның мөмкин сәбәпләре турында шактый сораулар килә.
Шуның белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе мөрәҗәгать итүчеләргә дәүләт кадастр исәбен гамәлгә ашыру һәм (яки) хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен кабул ителгән документлар каралмыйча кире кайтарылыргамөмкин һәм алга таба нәрсә эшләргә кирәклеген аңлата.
Гариза бирүчеләрнең алдагы гамәлләре турында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева сөйли.
Видеороликны https://www.youtube.com/watch?v=_D2RiKQswSo сылтамасы буенча карарга була.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның февралендә Татарстан Росреестры гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча оператив мәгълүмат бирү һәм консультация бирү өчен Youtube та үз каналын эшләтеп җибәрде.
Татарстан Росреестры үз каналын ачып, гражданнар өчен тагын да ачык һәм үтемле булырга омтыла. Әлеге каналда иң актуаль темаларга интервьюлар биреләчәк, күчемсез милек өлкәсендә закон үзгәрешләре яктыртылачак, гражданнарга консультацияләр уздырылачак һ.б.
Безнең каналга язылыгыз, Росреестр Татарстан һәм күчемсез милек өлкәсендәге барлык вакыйгалар турында хәбәрдар булыгыз!