14 март көнне Югары Әлморза авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Алсу" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Минем яраткан уенчыкларым" рәсем конкурсы һәм уеннар үткәрделәр. Балалар рәхәтләнеп үзләренең яраткан уенчыклары турында сөйләделәр, аны ясадылар һәм фотоларда күрсәттеләр.