2019 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы МБУК “Лисенков С. М. тарихи-туган якны өйрәнү музее”нда ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара узды.
Чарада Алексеевск аграр көллиятенең Әлки филиалы укучылары катнашты.
Чара "ТАССР Мәгариф һәм үсеш тарихы” презентациясе белән башланып китте, «Минем кече Ватаным»музее кысаларында тематик квест белән дәвам итте.
Ике команда туган як тарихын белүдә, кирәкле документларны, фотоларны, акча билгеләрен һәм музей экспонатлары арасында бирелгән темага башка материалларны таба белүдә көч сынашты. Командаларның бурычы-билгеләнгән вакыт эчендә маршрут буенча узу, барлык башваткычлар дөрес җавап бирү, биремнәрне сыйфатлы башкару , үз эрудициялелеген күрсәтү, командада эшли белү.
"Патриотлар» командасы «Яшь гвардия»командасына караганда бердәм һәм оперативрак булып чыкты. Квест нәтиҗәләре буенча командалар дипломнар белән бүләкләнде.
Соңыннан музей заллары буйлап «Татарстан Республикасы халыклары көнкүреше»темасына экскурсия үткәрелде.